Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль түләүләр индексацияләнде

Индексация нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 16 572 сум булган.

(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Федераль закон (№ 1-ФЗ, 28.01.2022 елдан) нигезендә, Тәтеш районындагы 6944 эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләренә индексация ясалган, шәхси пенсия коэффициенты күләме 107,36 сум тәшкил иткән. Индексация нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 16 572 сум булган.
–     Айлык акчалата түләү 1 февральдән 8,4 процентка индексацияләнде, – дип хәбәр итте ТР буенча РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Айлык акчалата түләү белән бергә бердәм социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе айга бер мең 313 сум 44 тиенгә кадәр артты.
Җыелма составында: дарулар, инвалид балалар өчен медицина әйберләре һәм дәвалану ризыклары (акчалата эквивалент – аена 1 011,64 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалануга юллама (акчалата эквивалент – 156,50 сум), дәвалану урынына барып кайту өчен шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта бушлай йөрү (акчалата эквивалент – аена 145,3 сум). 
Җирләүгә бирелә торган пособие дә февраль аенда артты, аны вафат булган пенсионерның, әгәр ул эшләмәгән булса, туганнарына пенсия фонды түли. Индексацияләнгән күләме бу айдан 6 964,68 сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев