Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

СССР Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы укучылар җыя

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы V, VI һәм X сыйныфларга укучылар җыя.

Кадет корпусында тәрбияләнүчеләр аерым санузелы, душы, гардеробы һәм WI-FI га тоташу мөмкинлеге булган 7 урынлы бүлмәләрдә яши. Шулай ук ял итү һәм психологик бушану бүлмәләре каралган. Корпус территориясендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм «Воркаут» урам шәһәрчеге урнашкан.

Уку корпусы заманча техника белән җиһазландырылган. Барлык аудиторияләрдә дә проекторлар һәм тейч-панельләр бар. Химия, физика, биология кабинетлары һәм мини-лабораторияләргә практик дәресләр үткәрү өчен махсус җиһазлар куелган. Моннан тыш, аудиовизуаль технологияләр, робототехника лабораторияләре, цифрлы фото - һәм видеостудияләр, медиатека һәм китапханә үзәге бар.

Төп гомуми белем дәрәҗәсенә сайлап алу 2 июньнән 10 июньгә, урта гомуми белем дәрәҗәсенә 22 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрелә. V сыйныфка - 50, VI сыйныфка - 5, X сыйныфка 30 бала җыярга ниятлиләр. Кабул итү кагыйдәләре, кирәкле документлар һәм конкурс сынаулары турында тулырак мәгълүмат Татарстан кадет корпусының рәсми сайтында урнаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanskii-kadetskii-korpus-im-geroya-sssr-gani-safiullina-nabiraet-vospitannikov-5921892

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев