Җәмгыять

Студентлар альпинист булачак

Тәтеш гражданнарны яклау көллиятендә укучылар җәйге каникулларда “Россиянең студент отрядлары” яшьләр иҗтимагый оешмасы сафларына басачак.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Көллият студентлары сәнәгать альпинисты, матрос-коткаручы, вожатый һөнәрләре буенча белем ­алалар. 

– Студентлар отрядлары әгъ­заларын без икенче ел әзерлибез, алар хезмәт эш­чәнлегенә җәлеп ителәчәкләр. Безнең инде андый тәҗрибә бар. Узган елны 20 вожатыйны һәм 15 матрос-коткаручыны хезмәткә әзерләдек. Алар Кырымда, җәй айларында һәм каникул вакытларында сәламәтләндерү лагерьларында эшләделәр. Без бары тик уңай кайтавазлар гына ишеттек, күбесе тагын эшләп алырга теләк белдерде, – дип сөйли гамәли квалификациянең күпфункцияле үзәге җитәкчесе Мәрьям Минкина. – Быел студентлар отрядларында катнашучыларны һөнәри әзерләүнең федераль гранты ярдәмендә шулай ук студентларыбызны әзерләү бара. Үзебездә квалификацияле кадрлар булганлыктан, безнең укытучылар, укучылар әлеге һөнәрләрне расланган программа буенча көллияттә үзләштерәләр, моның өчен кирәкле җайланмалар бар, шулай ук “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында да дәресләр уза. Балалар сәламәтләндерү лагерьларына 30 вожатый барачак, 10 мат­рос-коткаручыны Кырымга һәм башка ял зоналарына җибәрү планлаштырыла. Беренче тапкыр сәнәгать альпинистларын әзерләү бара, бу һөнәрне үзләштерергә 10 кеше теләк белдерде. 

Студентларның үзләре әйтүенчә, аларга шөгыльләнү кызыклы, ә алда торган хезмәт эшчәнлегеннән алар яңа кичерешләр, матур хис-тойгылар көтәләр. 


Нет комментариев