Студентлар өчен ризыкларны үз балаларына пешергәндәй әзерлиләр
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының азык блогында дүрт хатын-кыз эшли, алар студентларны үзенчәлекле халык дип раслый.
(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Кайнар ризык кабул итүгә 40 минутлык тәнәфес бүлеп бирелгәнлектән, һәрбер хатын-кызның эше автомат сыман башкарыла, шуңа күрә тукланучылар төшке аш залыннан тук һәм канәгать булып чыга.
“Җәмәгать туклануында 36 ел эшлим, шуның 27се – ашханә мөдире булып, – дип сөйли Ризидә Кәлимуллина, карашын иркен, якты бинаның тәрәзә төпләрендә үсеп утырган миләүшә гөлләренә төбәп. – Үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм”.
Аның хезмәттәше аш пешерүче Татьяна Смолина өч дистә ел эчендә төрле ризыкларны әзерләү сәнгатен, барлык таләпләр һәм нормаларны исәпкә алып, бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнгән.
Мөдир әйтүенчә, хезмәттәшләреннән ул уңган. Татьяна Николаевнадан тыш коллективта повар Надежда Хәсәнова белән кухня хезмәткәре Гөлия Насретдинова эшли, аның стажы – чирек гасырга якын. “Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз”, – диләр хатын-кызлар. Кизү торучылар, “Повар, кондитер” һөнәрен алучылар, аларның ярдәмчеләре ролен башкара, студентлар биредә производство практикасы да узалар.
“Ашлар атна көннәре буенча язылган, шулай булгач туйдырырга өлгермиләр, – дип уртаклаша студентлар. – Икенче ашка сайлау төре аеруча да күп, өстәвенә төрле салатлар да бар. Камыр ризыклары да алабыз. Барысы да тәмле”. Өйдә бу кадәрле ашамлыклар булмавын белдерәләр. Укытучылар да, эштә тоткарланырга туры киләсен белгәндә, ашамлыклар алып куя. “Коллективта үз эшенең осталары”, – ди поварлар турында техникум директоры Илнур Җамалтдинов.
Азык блогының кайгыртучан хуҗабикәләре 200шәр кило кәбестә тозлыйлар, тәмле хуш ис бирү өчен яшеллекне, татлы борычны катыргычка куялар. Аш пешерүчеләр әйтүенчә, студентлар – аерым бер халык: “Алар бит кемнәрнеңдер баласы, күпләре килүчеләр, ә чит кеше баласы була алмый. Аларга әниләрнең кайгыртучанлыгы һәм назы гына түгел, өйдә әзерләнгән ризык та ярдәм буларак хезмәт итә. Көн саен 200дән күбрәк кешене тукландырабыз, аларның һәркайсыннан рәхмәт ишетәбез, әлеге сүзләр барлык мактаулардан да өстен”, – диләр хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев