Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су киңлекләрендәге иминлек өчен

Диңгез һәм эчке су транспортларында хәвеф-хәтәрләр кимеми.

 (Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев).   “Кеше факторы”ның 84 проценты, шул исәптән йөзү кагыйдәләре тәртибенә игътибар итмәү фаҗига сәбәпчесе булып тора.

РФ Президенты тарафыннан 2019 елның 26 июлендә “Һава транспортын куллану кагыйдәләрен, шулай ук йөзү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә РФ Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы канун имзаланды, анда кече суднолар йөртүчеләргә йөзү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арттырылган.

“Штрафлар 11.7 маддәнең 2нче өлеше буенча хокук бозган өчен (тизлек, тукталыш, хәрәкәтләр ясау, тавыш сигналы, борттагы утлар һәм тамгалар) – 300-500 сумнан алып 500-1000 сумга кадәр артты; 11.8 маддәнең 1нче өлеше буенча – техник тикшерү (карау) узмаган судно белән идарә итү кагыйдәләрен, яисә борт номерлары яки тамгалары йөртмәүчеләргә – биш мең сумнан ун мең сумга кадәр күләмендә штраф каралган.

Судно йөртүгә таныклыгы булмаган килеш аны иярләгән, яки йөртү таныклыгы булмаган затка судно йөртүне тапшырган затларга да штраф күләме артты – ун меңнән алып унбиш меңгә кадәр (11.8 маддәнең 2нче өлеше).

Тиешле тәртиптә теркәлмәгән яисә аны куллануга тыелган төзексезлеге булган суднолар йөртү (шул исәптән дәүләт теркәвенә тиеш булган кече төрдәгеләргә) унбиш мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр административ штраф (11.8 маддәнең 3нче өлеше) салуны күз уңында тота”, – дип хәбәр итә “ТР буенча Россия МЧС ГИМС үзәге” ФКУ учас­тогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев. 
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев