Аерым категория гражданнарны эш белән тәэмин итүгә этәргеч ясау максатларында 2023 елда юридик затлар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар дәүләт ярдәме ала алачак.
(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”).
– Эш бирүче иминият кертеме суммасына арттырылган хезмәткә минималь түләү күләме дәрәҗәсендә аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәменнән файдалана алачак, – дип ачыклык кертә Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге директоры Альберт Абдурахманов. – Эш бирүче субсидияне 30 яшькә кадәрге эшсезләр яки мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлеп эш эзләүче һәм эшләмәүче, инвалидлыкта торган гражданнарны, көллият һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң 4 айдан күбрәк эш эзләгән студентларны, чакырылыш буенча хәрби хезмәттән соң 4 айдан артык эш таба алмаган, урта һөнәри яки югары белеме булмаган яшьләрне, ятим балаларны, балигълык яшенә җитмәгән балаларның әниләрен, иректән мәхрүм ителү төрендә җәза үтәү урыныннан азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштырган вакытта субсидия ала ала. Эш бирүчеләр реестрына керү өчен берничә шарт булу зарур.
Нет комментариев