(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
2021-2022 еллардагы фестиваль сезонында беренче урынга ия булучылар арасында Санкт-Петербургта “ArtCon” “Талантлар салюты” Халыкара проектның суперфиналы узды.
Дүрт мәйданчыкта 1800 бала үз номерын тәкъдим итте, шул исәптән балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ринәлә Хәлиуллина да. Ул II дәрәҗә лауреат булды. Аны вокал буенча укытучы Диана Шәрәфиева әзерләгән.
Нет комментариев