Сыерлардагы төерле дерматит хакында
Хайваннар һәм вирус йөртүчеләр, шулай ук латент төрендә чирләгән маллар инфекция чыганагы булып торалар.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Башкортстан Республикасында мөгезле эре терлекләрдә йогышлы төерле (нодуляр) дерматит барлыгы теркәлгән.
Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасы белгечләре моңа бәйле рәвештә хәбәр итә: төерле дерматит – тән температурасы күтәрелү, тән тиресендә, эчке органнарның лайлалы тышчаларында төерләр барлыкка килү, лимфа төеннәре зураю, тире астындагы күзәнәкләрнең шешүе белән күзәтелә торган контагиоз вируслы инфекция. Хайваннар һәм вирус йөртүчеләр, шулай ук латент төрендә чирләгән маллар инфекция чыганагы булып торалар. Чир йоктыруны, нигездә, кан суыручы бөҗәкләр, кош-кортлар китереп чыгара.
Ветеринария табиблары төерле дерматит таралуга юл куймас өчен хуҗалыклардагы мал-туар хуҗаларына үзләренең киңәшләрен бирә.
Терлекләрне муниципаль берәмлекләрнең администрацияләре бүлеп биргән, тиешле ветеринария документлары булган махсус хуҗалыклардан һәм сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга кирәк. Төерле дерматит һәм тилчә буенча имин булмаган субъектлардан терлек, чалынган малларның продуктларын, азыкларны район территориясенә кертүгә юл куймау зарур. Ветеринария чаралары үткәрү максаты белән читтән кертелә торган яки чыгарыла торган хайваннар башка маллардан аерым асралырга тиеш. Карантин вакыты кимендә 30 календарь көннән дә ким булмаска тиеш, бу вакытта дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре хайваннарны карый, диагностик тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәрә. Терлек асраучыларга терлекчелек биналарында даими рәвештә санитар чаралар үткәрергә кирәк. Терлекләрне, итне һәм сугым продуктларын дәүләт ветеринария учреждениеләрендә ветеринария-санитария экспертизасы үткәргәч һәм ветеринария документларын рәсмиләштергәннән соң гына күчерү мөһим. Терлекләрне махсус сугым пунктларында чалырга кирәк. Хайванның кинәт авырып китүе һәм үлүе яки бер үк вакытта берничә мал чирләгән очракларның барысы турында ветеринария хезмәтенә, Тәтеш районы ветеринария оешмасына 8(84373) 2-87-74 номеры буенча хәбәр итү зарур.
Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов искә төшерә:
Мөгезле эре терлекләрдә төерле дерматит барлыкка килүгә китергән гамәлләр яки моңа карата бернәрсә дә эшләмәгән, аның таралуына
юл куйган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге чир бик җитди проблема булып тора, уяулыкны көчәйтергә һәм хайваннарның сәламәтлеген, фермаларның һәм хуҗалыкларның биологик иминлеген тикшереп
торуны тәэмин итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев