Реклама
Җәмгыять
Сәйләннән һәм балчыктан ясаган эшләрен күрсәттеләр
РФ Пенсия фонды оешуның 30 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә РПФ Идарәсе хезмәткәрләренең 12 баласы катнашты.
(Тәтеш, 10 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). РПФның Тәтеш районы Идарәсендә кул эшләнмәләреннән “Үзең эшлә” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясадылар.
РФ Пенсия фонды оешуның 30 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә РПФ Идарәсе хезмәткәрләренең 12 баласы катнашты. Бәйге комиссиясе тарафыннан төрле тематикадагы 25 эш тәкъдим ителде – болар сәйләннән картиналар, гипс һәм балчыктан, агачтан, кәгазьдән һәм тукымадан кул эшләнмәләре. Төрле яшь категориясе буенча бәйгедә җиңүчеләр Дипломнар һәм бүләкләр кабул итеп алды: Мирослава Суханова, Аида Тараканова, Дарья Гурьянова – беренче урынны яулады, Диана Фадина, Максим Ткаченко – икенче, Арина Пескова, Григорий Петров – өченче.
Савелий Подгорнов, Кирилл Карпов, Семен Гурьянов, Софья Горюнова, Аполлинария Бибина бәйгедә катнашучы Дипломнары һәм татлы бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев