Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлы орлыклар - яхшы уңыш нигезе

Яхшы уңыш нигезе – бу һава торышы шартларының әйбәт булуы гына түгел, шулай ук орлыклык материалның сыйфаты да.

(Тәтеш, 25 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы).  “ТР буенча Россельхознадзор Ида­рәсе белгечләре тарафыннан  контроль-күзәтчелек чаралары уздырган вакытта республика хуҗалыкларында ашлык һәм чәчүлек саклый торган урыннарда амбар корткычлары булу очраклары ачыклана, бу иген һәм орлыклык материалның яраксызлануына һәм сыйфатын шактый ук киметүгә китерә, – дип хәбәр итте ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе баш инс­пекторы Раил ӘБҮЗӘРОВ. – Орлыклар ГОСТ Р 52325-2005 нигезендә, чәчүлек саклау урыннарында амбар корткычларыннан зарарсызландырылган һәм аларны дымландыруга юл куймый, чүпләү һәм яраксызландырылмый торган шартларда сакланырга тиеш. Теләсә нинди чәчүлек склады ышанычлы гидроизоляция (орлыклык материал явым-төшемнәр, яңгыр сулары үтеп керүдән сакланган булырга тиеш) һәм термоизоляция (температура кискен сикерүдән саклау) белән шактый нык һәм чыдам булырга тиеш. Чәчүлек саклана торган урыннардагы территориянең тирә-ягын талпаннар һәм бөҗәкләр белән көрәшүдә профилактик чара сыйфатында чүп үләннәреннән чистартырга кирәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев