Якты дөньядан күптән киткән, әмма безнең өчен әлегә кадәр бик якын булган тәтешлеләр турында
(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Табиб Соколовлар: үз-үзен аямаучы, теләсә кайсы көндә һәм сәгатьтә ярдәмгә
килергә әзер булган кешеләр
Заслуженный врач ТАССР, РСФСР, награжден орденом Ленина, медалями СССР.jpeg)
Урал заводлары табибының оныгы һәм земский табибының улы – Соколов Николай Яковлевич Казан университетының медицина факультетын тәмамлап, табиблык эшчәнлеген 1921 елда Тәтештә башлап җибәрә. Биредә үзенең булачак хатыны Нина Станиславовна Соколова (Дворжецкая) белән танышкан, ул 1916 елда Петроградтагы хатын-кызлар медицина институтын тәмамлаган һәм табиб белгечлеге алган.
Н. Я. Соколов хатирәләреннән:
“Үземнең эшләү вакытында Тәтеш кантоны Кече Яльчик авылында амбулатор кабул итүгә трахома белән авыручы 400гә якын кешенең килүен, аларның табибка күренергә теләп кабул итү бүлмәсенең ишекләрен җимерүләрен һәм тәрәзәләрдән керүләрен хәтерлим. Ул чакта, башка операцияләрдән тыш, сукыраюны булдырмас өчен күз кабакларына егермегә кадәр операция ясарга туры килде. Табиб үзенең көчле фәнни кодрәте белән авыруның күз күрүен кайтарудан нинди зур ләззәт кичерә!”

Нина Станиславовна Тәтештәге мәгариф комиссариаты каршындагы мәктәптә табиб булып эшли башлаган. “Ул балалар арасында йөрәк чирен кисәтү һәм профилактикалау буенча эшләүдә беренче көннәреннән актив катнашты, алар өчен бушлай туклануны, шулай ук дәвалау стационарлары оештырды, аның башлангычында безнең районда хатын-кызлар һәм балалар консультацияләре булдырылды”, – дип сөйли Александр Дубровский.
“Нина Станиславовна пианинода бик матур уйнаган, танылган кешеләргә кушылып та уйнаган һәм үзе дә матур җырлаган. Нина Соколова уздырган хәйрия кичәләреннән җыелган акча Тәтештә бала тудыру йорты төзүгә юнәлтелгән, ул аңа 1959 елга кадәр җитәкчелек иткән”, – ди Наталья Понедельникова. Соколова ТАССР Югары Советы депутаты, берничә чакырылыш район һәм шәһәр Советы депутаты итеп сайланган.
Николай Яковлевич Соколовның табиблык эшчәнлеге зур һәм нәтиҗәле. Ул окулист һәм хирург буларак, авыруларга зур ярдәм күрсәткән, хасталарга сәламәтлекләрен кайтарып, катлаулы операцияләр ясаган.
Николай Яковлевич 1926 елдан Тәтеш хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнгән, аның җитәкчелегендә ул ТАССРда иң яхшылар исәбендә булган.
Ирле-хатынлы Соколовлар кешеләр арасында санитар-сәламәтләндерү чарасында актив катнашканнары өчен Кызыл Хач оешмасының район комитеты Грамотасы, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медальләре, Ленин орденнары белән бүләкләнгәннәр.
Аларга ТАССР һәм РСФСРның атказанган табиблары дигән исем бирелгән.
Табиб Соколовларның Идел киңлекләренә карап торган йорты безнең көннәргә кадәр сакланган, берничә дистәләгән еллар элек тәтешлеләр медицина ярдәме сорап көндезләрен һәм төннәрен дә аның тәрәзәләрен шакыганнар, һәм алар бик тиз арада ярдәм дә алганнар. Тәтештә Соколовлар яшәгән Урицкий урамы 2004 елда үзгәртелгән, аңа Табиб Соколовлар урамы дигән исем бирелгән.
ФОТОЛАРНЫ ТӘТЕШ МУЗЕЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев