Табигать кочагында
Олы Тормы башлангыч мәктәп укучылары табигатькә экскурсиягә чыккан.
(Тәтеш, 23 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Аны “Урман атнасы-2018” табигатьне саклау акциясе кысаларында авыл китапханәчесе Лилия Гафиятуллина оештырган. Ул балаларны җирлектәге табигать кочагы белән таныштырган, аларга урман һәм хайваннар турындагы китапларны мавыктыргыч итеп укыган.
Көзге матурлык белән хозурланып йөргәндә балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында да сүз алышып, кызыклы һәм файдалы әңгәмәдә катнашканнар.
“Әлеге экскурсиядә балалар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишетеп белделәр”, – диде китапханәче Лилия Гафиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев