Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын бер тәтешле үзе белән торучы ирнең җәнҗал чыгаруы хакында полициягә хәбәр итте

15 февральдә иртәнге якта Тәтеш - Апас юлының Льяш авылы янында юл-транспорт фаҗигасе булды.

14нче модель машина шоферы, Саба районы кешесе, Апас районының 26 яшьлек кешесе идарә иткән "Рено" машинасы белән бәрелеште. Зыян күрүчеләр бар.
Гыйнвар аенда Казанда 25 яшьлек тәтешле танышы Б. үтенече буенча наркотик матдә - катнашма сатып алган. Җинаять эше кузгатылган. Әлеге Б. дүрт яшь тәтешлене, араларында 18 яшьлек кыз да бар, наркотик матдәләр белән тәэмин иткән. Алар аны 20 февральдә Казаннан Тәтешкә кайтканда "өлешчә тарту юлы белән кулланганнар".
Гашыйклар көненнән соң, тавыш-гауга шактый булды. Кичке якта тәтешле ханым дустының әшәке сүзләр белән сүгенүенә зарланды һәм аны админис­тратив җавап­лылыкка тартуларын сорады. Тагын бер тәтешле үзе белән торучы ирнең җәнҗал чыгаруы хакында полициягә хәбәр итте. Әмма тикшерү барышында хатын аны җавапка тартуларын теләмәде, кыйнавын да, әшәке сүзләр әйтүен дә кире какты. Шулай ук Тәтештә яшәүче бер ир сөйгәненең өйгә кертмәвен әйтеп, полицейскийлардан аның белән профилактик әңгәмә үткәрүләрен сорады. Ә менә Көньяк микрорайонда ике кыз туган нәрсәдер бүлә алмаган. Хуҗабикә полицейскийлардан Самарадан кайткан кунакларны фатирыннан куып чыгаруларын үтенде.
Билгесез кешеләр Юбилей урамындагы бер йортка кереп, бөтен әйберләрне туздырып ташлаганнар. Өйдән ашамлыклар, эшләми торган иске суыткычтан катыргыч камера, иске балта һәм колун югалган.
20 яшьлек тәтешле, таблеткалар белән агуланып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, аннары, әниемне куркытырга гына теләгән идем дип, аннан баш тарта. Ә анасы улым акча янчыгымны урлады дип хәбәр итте. Тикшерү барышында аның исерек булуы беленде, акча урлау расланмады.
17 февральдә шәһәрдә яшәүче бер ханым 16 февральдә 13 - 17 сәгатьләр арасында билгесез кешенең аның саклык банкы картасыннан 8800 сум акчасын чәлдерүе турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Тагын бер тәтешле ханымның 15000 сум акчасы картасыннан 19 февральдә юкка чыккан.
"Барс" спорт-сәламәтләндерү ­ком­плексында хатын-кызларның чишенү бүлмәсеннән акча чәлдергән 12 яшьлек кызның дусты шәһәрдәге бер супермаркетта урлаган акчага азык-төлек сатып алган.
Беренче сыйныф укучысы кечкенә урындыкта кысылып калган, аны чыгарырга МЧС хезмәткәрләре ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев