Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе тарафыннан 2020 елда контроль-күзәтчелек чаралары уздырган вакытта республикада ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын дөрес декларацияләмәүнең 29 факты ачыкланган.
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров хәбәр иткәнчә, декларацияне гамәлдән чыгаруның төп сәбәпләре булып торалар: лаборатория тикшерүләренең исемлеге тулы булмау; декларацияләрдә гариза бирүче һәм әзерләүченең дөрес күрсәтелмәве; тәңгәл килүне раслауның гамәлдә булмаган лабораторияләрдә тормышка ашуы. Предприятиеләрдәге юридик һәм вазифаи затларга “Ашлык куркынычсызлыгы турында”гы һәм “Азык продукцияләренең куркынычсызлыгы турында”гы ЕАЭС техник регламентларның таләпләргә туры килүе хакындагы декларацияләрнең гамәлдән чыгуы турында күрсәтмә бирелгән.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, адресы: Казан, Оренбург тракты/20а, телефоны:
8(843) 277-69-26.
Нет комментариев