Реклама
Җәмгыять
Танылган диктор Николай Игнашов вафат
Дикторны 20 июльдә Киндери зиратында җирләгәннәр.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дикторның кызы Яна Протасова хәбәр итте.
“Кызганыч, бу – дөрес хәбәр. Әтием 17 июль көнне кинәт кенә вафат булды, 20 июльдә Киндери зиратында апам белән җирләдек. Әтигә 64 яшь иде”, - диде ул.
Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин. “Кызыл автобуслар”да әтиемнең тавышын ишетеп йөриячәкмен, кызыма әйтмәдем, елар дип куркам”, - дип сөйләде Яна Протасова.
“Ул соңгы көненә кадәр эшләде. “Мин бик күп роликлар яздырдым, әле мине ишетәчәксең”, - дип әйткән иде әти үләренә бер атна кала”, - диде дикторның кызы.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190195/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев