Тархан минераль су чыганагы төбәк әһәмиятенә ия савыктыру урыны дип танылды
Җәмгыять

Тархан минераль су чыганагы төбәк әһәмиятенә ия савыктыру урыны дип танылды

Минераль су чыганагы Тәтеш районының Олы Тархан авылы янында урнашкан.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Тәтеш районының Олы Тархан авылы янында урнашкан Тархан җир асты минераль су чыганагын төбәк әһәмиятенә ия дәвалау-сәламәтләндерү урыны дип тапканнар. Шул хактагы карар ТР Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Төбәк әһәмиятенә ия «Тархан җир асты минераль су чыганагы» территориясендә туфрак, су һәм һаваны пычрата, урманнар, яшел үсемлекләргә зыян сала, эрозия процесслары үсешенә китерә, табигый дәвалау ресурслары һәм территориянең санитар, экологик торышына йогынты ясый торган эшләр башкару тыела», - диелә документларда.

Моннан тыш, карарда округның чикләре күрсәтелгән һәм «Волжские воды-К» ҖЧҖ өчен территорияне тәртипкә китерү, табигый дәвалау ресурсларын өстәмә рәвештә өйрәнүне (һ.б.) тәэмин итү буенча тәкъдимнәр урын алган.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләнгән.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187226/


Нет комментариев