Катнашучы укытучы-педагог категориясендә җиңү яулады һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.
Килдеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗиева Миләүшә Мөнир кызы "Белем" Бөтенроссия проектында җиңүчеләрнең берсе булды.
Катнашучы укытучы-педагог категориясендә җиңү яулады һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.
Сайлап алу кысаларында бөтен илдән килгән остазлар үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр: модельләштерелгән педагогик ситуацияләрне чишү юлларын һәм үзләренең остазлык практикаларын тәкъдим иттеләр, аларның актуальлеге, төп этаплары һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Проектта Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 остаз җиңде. Моннан тыш, Миләүшә Таҗиев югары нәтиҗәләр күрсәткән 220 катнашучы арасында иң яхшы остазлык практикалары белән алмашу буенча махсус укыту программасын узачак.
Нет комментариев