Реклама
Җәмгыять
Татарстан 14 һәм 15 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылачак
Быел беренче тапкыр Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак. Бу зур күләмле вакыйга бөтен илдәге эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.
(Тәтеш, 6 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Быел беренче тапкыр Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак. Бу зур күләмле вакыйга бөтен илдәге эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.
Татарстан 14 һәм 15 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылачак.
– Тәтештә бу акция Азатлык урамы, 45нче йорт адресы буенча җомга көнне, 14 апрельдә, 10нан 12 сәгатькә кадәр, шимбә көнне, 15 апрельдә, 9дан 11 сәгатькә кадәр узачак, – дип хәбәр итә Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге директоры Альберт Абдурахманов. – Эш эзләүчеләрнең райондагы предприятиеләр һәм оешмалардагы кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашу, хезмәткә түләү күләме һәм социаль гарантияләр турында белү, шулай ук әңгәмә узу мөмкинлеге булачак. Чарага килүчеләрне һөнәри тест үтү, мәшгульлек хезмәте белгечләренең консультацияләре һәм башка күп мәгълүматлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев