Татарстан аграрийлары 2019 елда 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар
Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары"). Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
Аграрийлар 242 трактор, 162 комбайн, 20 сыер савучы-робот һәм 23 югары җитештерүчәнлекле саву заллары алдылар.
2020 елда «АПКны техник һәм технологик модернизацияләү» статьясына сатып алынган техника һәм җайланмаларга чыгымнар өлешен субсидияләү өчен республика бюджетыннан 1,7 млрд. сум каралган.
Программаларда катнашу турындагы тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-59 телефоны аша алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев