Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизация игълан ителгән очракта проблема булмасын өчен киңәш бирде

Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.

(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында мобилизациянең яңа дулкыны игълан ителгән очракта проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк өч киңәш бирде.

«Әгәр беренче чираттагы шушы киңәшләрне үтәсәгез, өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны кысаларында күп кенә проблемаларны булдырмый кала алачаксыз», - дип язган депутат.

Шәрәфиевнең барлык киңәшләре хәрби исәп системасына актуаль мәгълүмат кертүгә кагыла.

- Теркәлү урыны буенча хәрби комиссариатта исәптә торасызмы-юкмы – шуны белегез.
- Армия хезмәтеннән соң тормышыгызда булган барлык үзгәрешләр турында хәрби комиссариатка мәгълүмат тапшырыгыз.
- Медкомиссия узыгыз һәм сәламәтлегегез турында барлык кирәкле белешмәләрне үзегездә булдырыгыз.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә туплау дәвам итә, аның шартлары турында тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.

фото: Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-deputaty-mobilizaciya-iglan-itelgan-ocrakta-problema-bulmasyn-ocen-kinas-birde-5874515

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев