Реклама
Җәмгыять
Татарстан Дәүләт Советына 438 кандидат тавыш бирүгә куелачак
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайланачак сәяси партияләрдән кандидатларның һәм бер мандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.
(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстан үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайланачак сәяси партияләрдән кандидатларның һәм бер мандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.
Сайлауга 7 сәяси партия – “Бердәм Россия” сәяси партияләренең төбәк бүлекләре, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР, “Россия коммунистлары”, “Үсеш партиясе” һәм “Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Россия партиясе” кертелде.
Тулаем алганда, партия исемлекләре буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 202 кандидат тавыш бирүгә куелачак. Бердәм республика сайлау округы буенча барыннан күбрәк кандидатларны “Бердәм Россия” (партия исемлегендә 55 кеше) һәм “Гадел Россия” (46 кандидат) тәкъдим итте. ЛДПР исемлегендә – 40 кандидат, КПРФта – 30 кандидат. “Россия коммунистлары” партиясе исемлеге үз эченә 9 кешене сыйдырган, “Үсеш партиясе” – 12не, “Россия пенсионерлар партиясе” – 10 кешене.
Дүрт сайлау берләшмәсенең теркәү гаризасы кире кагылды. “Родина” партиясе һәм “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, азатлыкны, табигать һәм пенсионерларны яклау, хайваннарны җәберләүгә каршы партия” документларны, шул исәптән исемлекне тәкъдим итү өчен сайлаучылар имзасын вакытында тапшырмады. “Россия ветераннар партиясе” һәм “Россия гомумхалык берләшүе” партияләренең гаризалары сайлаучыларның имзалары арасыннан тикшерү өчен сайлап алынган имзаларның 10 проценттан артыгы дөреслеккә туры килмәве һәм гамәлдә булмавы аркасында кире кагылды.
Бер мандатлы округларда 236 кандидат теркәлде, алар арасында 57се – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. “Бердәм Россия”дән 41 кандидат теркәлде, “Гадел Россия”дән – 42 кандидат, ЛДПРдан – 43, КПРФтан – 46 кандидат. “Россия коммунистлары” бер мандатлы сайлау округларында үзләренең 5 кандидатны тәкъдим итте, “Яблоко” һәм “Үсеш партиясе” – берәр кандидатны.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. Сайлауларда 100 депутат мандаты билгеләнәчәк: 50се – партия исемлекләре буенча, тагын 50се – бер мандатлы сайлау округлары буенча.
Материал ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев