Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Россиядә җитмеш дүртенче урынны алган

Казанда басма матбугатны киң таныту һәм алга җибәрү максатыннан “Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге” коммерцияле булмаган оешма төзелгән.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Казанда басма матбугатны киң таныту һәм алга җибәрү максатыннан “Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге” коммерцияле булмаган оешма төзелде, дип хәбәр иткәннәр Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында.

Утырыш барышында “Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге” коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе итеп бертавыштан “Казанские ведомости” гәҗитенең баш мөхәррире Венера Якупова сайланган.

“Венера Абдулловна – бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул гәбҗит мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны ваклап сату өчен дә көрәшә. Бу бик мөһим”, – дип билгеләп үткән “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Коммерцияле булмаган оешма басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан мәшәкатьләрне җайга салу юнәлешендә эш алып барачак.

Ундүрт дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чарасы Берлеккә керү турында теләк белдергән.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Россиядә 74нче урынны алган. Җыелышта катнашучылар белдерүенчә, күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә киң кулланылыш ала бара.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев