Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана

Курсларны уздыру вакыты озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.

(Тәтеш, 22 сентябрь, «Тәтеш таңнары», фото Алсу Җиһаншина).  1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без – татарлар» татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.
Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Нурлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/18/171806/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев