Татарстан Республиаксында яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Казандагы “Мәскәү” мәдәният үзәгендә коллегия утырышы булды.
(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Республикабыздагы һәрбер районда яңартып төзекләндерелгән яшьләр үзәкләре булачак. Министр Дамир Фәттахов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясаган чыгышында шул хакта хәбәр итте.
“Коллегия утырышы булганчы берничә көн алдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстанда яшьләр үзәкләрен яңартып төзекләндерү хакында сүз алып барылды. Моның өчен 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк”, – диде министр Дамир Фәттахов.
Ул шулай ук республикабызда барлыгы 217 үсмерләр клубы эшләп килүен һәм аларга игътибар күрсәтеләчәген әйтте. Министр үзенең дә кайчандыр Казандагы Мәскәү районында урнашкан үсмерләр клубына йөрүен искә алды.
Казандагы “Мәскәү” мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев