Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек, перчатка кию мәҗбүри, дип белдергән

"Битлек, перчатка, үзара ераклык - хәзерге вакыттагы яшәешнең аерылгысыз бер өлеше", - дип билгеләп үткән Ләйлә Фазлыева.

(Тәтеш, 11май, "Тәтеш таңнары").  Татарстанда яшәүчеләргә өйләреннән чыкканда битлек һәм перчатка кию мәҗбүри таләп булып тора, дип җиткергән брифингта Ләйлә Фазлыева.

"Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, перчаткаларны да мәҗбүри кию каралган. Битлек, перчатка, үзара ераклык - хәзерге яшәешебезнең аерылгысыз өлеше булып тора",-  дип билгеләп үткән ул.

Татарстан Республикасында май бәйрәмнәре узгач, өйдән чыгып йөрер өчен смс-рөхсәт алу кирәк булмаячагын хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев