Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Безнең ишегалды" программасы тулысынча үтәләчәк

Татарстанда быел "Безнең ишегалды" программасы буенча меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк, әлеге максатларга сигез миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә "Безнең ишегалды" республика программасы тулысынча үтәләчәге хакында әйткән.
"Бу зур проект, бик зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Әлеге юнәлештә эшләргә кирәк. Бу юлны үтәрбез", - дигән республикабыз башлыгы.
"Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк", - дигән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Программа кысаларында юлларга, тротуарларга ремонт ясау, урамнарга яктырткычлар, чүп савытлары кую, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар, балаларның уен мәйданчыкларына җайланмалар урнаштыру, яшеллек утырту эшләрен башкару ниятләнә.
Республикада 2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча "Безнең ишегалды" программасы гамәлдә. Алты меңнән артык ишегалды ремонтланыр һәм төзекләндерелер дип ниятләнелә. Биш елга исәпләнгән программаны тормышка ашыру өчен 50 миллиард сум акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев