Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсен төзү эшләренең ничек барганлыгы белән танышкан
Әлеге хастаханә бинасы 2020 елның 15 августына файдалануга тапшырылыр дип ниятләнә.
(Тәтеш, 5 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсен төзү эшләренең ничек барганлыгы белән танышып, аның тизлеген киметмәү кирәклеген белдергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова "Татар-информ" агентлыгына шушы хакта хәбәр иткән.
Төзелеп килә торган корпуста балаларны да, олыларны да дәвалау өчен барлык шартлар булдырылачагы турындагы мәгълүматны республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткергәннәр.
"Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Бу - ихтыяҗ туган очракта халыкны дәвалау өчен яхшы шартлар тәэмин итәчәк мөһим эш", - дип искәрткән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республикабыз башлыгы әле тагын хастаханәгә кирәкле барлык җиһазларны хәзердән үк сатып алу хәстәрен кайгырту зарурилыгын белдергән.
Хастаханә төзелешендә 170 кеше ике сменада хезмәт куя. Икенче атнага эшләр тәүлек әйләнәсе башкарылачак. Әлеге хастаханә бинасы 2020 елның 15 августына файдалануга тапшырылыр дип ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев