Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе итеп калдыруны кем хуплый икән?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ил башлыгы Владимир Путин бүген видеоконференция рәвешендә очрашкан.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары"). РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплаган. Республика җитәкчесе сайлаулары Татарстанда 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә үтәчәк.

"Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында алдынгылыкта тора. Боларның барысына да республика башлыгы вазифасында сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, сезгә, һичшиксез, республика җитәкчесе вазифасына кандидат итеп киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм, - дигән Владимир Путин.  Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазифасында хезмәт куйган вакытлары өчен рәхмәт әйткән, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлегендә уңышлар теләгән.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме, ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйткән. "Мин. - сезнең команда әгъзасы, мин сез хуплаган очракта алга таба эшләргә әзер", - дигән Татарстан Республикасы Президенты.

фото: http://kremlin.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев