Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасында Яңа ел вакытында иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акчага ия булачак

Җиңү яулаучылар алты номинациядә билгеләп үтеләчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәк.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Республикабыздагы муниципаль берәмлекәр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр бәйге үтә. Алты номинациядә җиңүчеләр 11 миллион сумнан артык күләмдәге приз фондын үзара бүлешәчәк. ТР иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул хакта сөйләде.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрүендә җиде ел элек торак пунктлар, муницирпаль районнар, шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә тәүге тапкыр бәйге игълан ителгән иде. Әлеге матур гадәт шул вакыттан бирле елдан-ел киң колач ала бара. Ул бездәге муниципаль районнар эшчәнлегенең теге яки бу өлкәсендәге кызыксындыргыч һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, үзенчәлекле карарларны үз эченә ала бара”, – диде Анатолий Фомин. 

“Без унбер эшче төркем булдырдык. Шулар Яңа ел бәйрәме вакытларында барлыгы 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу мунициаль районнар да бизәү буенча үзләренең тәкъдимнәрен һәм беркетмәләрен төзеде. ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр хезмәтен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре әлеге төркемнәргә керде. Эшләрнең барысы да 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк”, – диде Анатолий Фомин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев