Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәүне 2 мең 500гә якын полицейский һәм Росгвардияче күзәтеп тора

Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарның өйдән чыгып йөрүенә аерым тәртип кертелде

(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш шәһәре”). Татарстанда гражданнарны үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәүләрен 2 мең 500гә якын хокук саклау органнары хезмәткәре күзәтә. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 2 мең 500гә якын хокук саклау органнары хезмәткәре – болар эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә, Росгвардия хезмәткәрләре дә, алар Татарстан Республикасы территориясендә көн саен куркынычсызлыкны тәэмин итә. Көн саен шәһәрне күзәтеп торучы әлеге хезмәткәрләе үткәреп җибәрү, чыгу һәм керү пунктларында кизү тора”, – дигән ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова искә төшереп үткәнчә, Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарның чыгып йөрүенә аерым тәртип кертелде. Полиция хезмәткәрләре ЮХИДИ һәм Росгвардия белән берлектә шулай ук чыгып-керү урыннарында кизү тора, алар үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәүне тикшерә.

“Татарстан Республикасы Президенты аларның бүгенге көндә шәһәрдә тәртип булдыруына, бары тик тәртип кенә түгел, ә республикабызда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү белән чиктән тыш мөһим эш башкаруына игьтибарны юнәлтә”, – дип ассызыклаган ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев