Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктырту буенча бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты
Фәрит Мөхәммәтшин проектларны гамәлгә ашырган вакытта халыкның теләктәшлегендә, ризалашуында массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте шактый зур булуын билгеләп үтте.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктырту буенча журналисталар арасында бәйге игълан итү тәкъдимен белдерде. Ул Россия матбугаты көне уңаеннан ТР Милли музеенда узган бәйрәм чарасында шул хакта әйтеп үтте.
“ТР Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чараларының илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга. Аны “ТАТМЕДИА” да, журналистлар да хуплар, дип ышанам. Бу журналистларга әлеге тематика буенча тагын да күбрәк кызыксыну уятуга этәргеч булып дип уйлыйм”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул 2020 ел азагында аңа Дәүләт Советында нәтиҗә ясалачагын әйтте. “Моңа республика һәм федераль дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, шулай ук район һәм шәһәр журналистларын да җәлеп итү зарур. Бу халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, уңайлы шартлар булдыру буенча ил алдында торган бурычларны хәл итәргә булышлык булачак”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “ТАТМЕДИА” агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәтенә һөнәри яктан бәя бирелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән әлеге илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады һәм Татарстан Республикасына 53 миллиард сум акча бүлеп бирелүен искәртте.
“Бу проектлар ярдәмендә һәрбер авылда, районда, шәһәрдә яшәү шартларының сыйфаты артачак, яңара төсмер алачак. Журналистлар шушы хакта яза һәм сөйли ала. Шулай ук тапшырулар алып барган чакта шуның турында сөйләргә тиешләр. Илкүләм һәм республикадагы проектларның ничек итеп тормышка ашырылуын тирәнтен тою зарур”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев