Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә

Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Бүген кич һәм төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында көчле буран була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
 


Нет комментариев