Үзеңнең экологик грамоталыгыңны 8 декабрьгә кадәр тикшерергә мөмкин булачак.
Быелгы диктантның төп темалары булып Кызыл китап, тыюлыклы территорияләр һәм экологик туризм торачак.

Биремнәр катнашучыларның дүрт категориясе өчен җайлаштырылган: кече һәм 12 яшьтән өлкәнрәк, экология өлкәсендә профильле белеме һәм эш тәҗрибәсе булган һәм экология белән эшчәнлеге бәйле булмаганнар.
«Экодиктант»ның узуы сылтама буенча мөмкин.
Тест тәмамлангач, барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда 200 офлайн-мәйданчык теркәлгән.
Тәтештә 1 нче Тәтеш урта мәктәбе базасында 3 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр булган мәйданчыкта Экодиктант языла ала.

фото: архив/Авангард
Нет комментариев