Татарстанда,  5 августта, “кайнар линия” узачак
Җәмгыять

Татарстанда, 5 августта, “кайнар линия” узачак

Татарстанда шәхси торак йортларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.

Иртәгә, 5 августта, Төзүчеләр көне алдыннан республикада яшәүчеләр өчен индивидуаль торак төзелеше объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” узачак. “Кайнар линия”гә шалтыратып, яңа йортлар төзелгән җир кишәрлекләренең хокук ияләре кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшә алалар. 

Сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр идарәсе белгечләре сәгать 10нан 12 сәгатькә кадәр 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк. 

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
 


Нет комментариев