Татарстанда авыл территорияләрен үстерү дәүләт программасы тормышка ашырыла
Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән.
(Тәтеш, 14 май, "Тәтеш таңнары"). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программаларын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 954 миллион сумга якын акча күчереләчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт программалары кысаларында 953,9 миллион сумда федераль акча җәлеп итү белән тугыз чараны тормышка ашыру ниятләнә. 18 инженер инфраструктура объектының 12дә эшләр алып барыла, алтысында - әзерлек эшләре башланды", - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
137 торак йортта инде төзелеш башланды, дип хәбәр ителә. Найм килешү буенча бирү өчен агымдагы елның 1 декабренә кадәр 122 торак йорт төзү ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев