2025 ел башыннан бердәм пособие алу тагын да уңайлашты.
Татарстанда 191 мең баланың ата-анасына бердәм пособие түләнә. Әлеге түләү җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«2025 елда Татарстанда пособие күләме бер бала өчен 14 621 сумга кадәр һәм йөкле хатын-кызлар өчен 16 430 сум тәшкил итә. Быел 2,3 миллиард сумнан артык сумма түләнде инде», - дип билгеләде спикер.
2025 ел башыннан бердәм пособие алу тагын да уңайлашты. Хәзер ул гаиләгә өлкән балалар өчен пособие түләнгән очракта яңа туган балага проактив режимда билгеләнә. Моннан тыш, бердәм пособие түләү срокларын бөтен балаларга берьюлы бирелә торган итеп синхронлаштырырга мөмкин, моның өчен бер гариза бирергә генә кирәк.
фото: Татар-информ
Нет комментариев