Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен эзлиләр
Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.
(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен коткаручылар эзли. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.
Шимбә, 4 апрельдә иртән 59 һәм 64 яшьлек ир-атлар Кама Аланына балыкка киткән һәм өйгә кайтмаганнар. Алар соңгы тапкыр 17.00 сәгать тирәсендә элемтәгә чыккан. Шуннан бирле башка хәбәрләре булмаган.
Балыкчыларны эзләргә алтынчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләренең кизү төркеме барган. Агач көймәдә балыкчыларның әйберләре табылган. Коткаручылар елганың 4 кв. м мәйданын караган, сулык төбен һәм 5 км елга ярын тикшергәннәр, әмма ир-атларны тапмаганнар.
Бүген иртән эзләү эшләрен дәвам иткәннәр. Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.
Икенче балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә.
фото: Валентин Кулагин
18+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев