Коронавируска икенче тапкыр вакцина ясаткач, аңа каршы иммунитет 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.
(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстандателәге булган һәр кешегә COVID-19 коронавирусына каршы вакцина ясала. Иммунитет җайлашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.
Шул чакта иммунитет озак вакытка җитә. Вакцинаның икенчесе 21 көннән соң ясала.
Белгечләр аңлатуынча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа бәйле иммунитет барлыкка килә.
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
Иммунитет формалашкан беренче вакытларда саклануны күз уэында тотып, җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә кирәк.
Нет комментариев