Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда “Экология” илкүләм проекты кысаларында табигый урманнарны торгызу эшләре башкарыла

Орлыкларның күпчелеген быелның август һәм сентябрь айларында җыячаклар

(Тәтеш, 27 июль, “Тәтеш таңнары”). Бүгенге көнгә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда “Экология” илкүләм проекты кысаларында сигез йөздән артык гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны яңадан торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минеральләштерү юлы белән кыйммәтле токымнар табигый рәвештә үссен, үсентеләрне саклау һәм табигый яңарту өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән, дип хәбәр итәТатарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Табигый урманнарны торгызу эшләре агымдагы елда ике меңнән артык гектарда башкарылачак.

Реклама

Шулай ук төбәк проекты “Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыру” һәм “Урман үсемлекләренең утырту материалы саны” кебек күрсәткечләрне үз эченә ала. Агымдагы елга аларның планлы күрсәткечләре 11,4 тонна орлык һәм 30,9 миллион данә орлык тәшкил итә.
Орлыкларның күбесен 2020 елның август һәм сентябрь айларында җыярга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев