Татарстанда экологиягә багышланган «Бергәләшеп аралыйбыз!» рәсем бәйгесе башланды
Әлеге чара балаларны калдыкларны аерым җыярга һәм дөрес итеп сортларга аерырга өйрәтү өчен оештырыла.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 7-10 яшьлек мәктәп укучылары арасында «Бергәләшеп аралыйбыз!» рәсем бәйгесе игълан ителә. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Чараны Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы оештыра. Ул яшь буын игътибарын калдыкларны аерым җыюга һәм дөрес итеп сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү максатына күздә тота.
Балалар үзләренең иҗади эшләрендә йорт, мәктәп, ишегалдында калдыкларны ничек сортларга аеруларын күрсәтергә тиеш (сортларга аеру, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү).
Конкурс шартлары:
А4 форматындагы биттә рәсем ясау — теләсә кайсы техникада (май, акварель, туш, төсле карандашлар һ.б.);
ПЖКХ ИК оешмасының социаль челтәрләрдәге төркемнәренә (Вконтакте, Инстаграм) язылу;
сканер аша чыгартылган рәсемнәрне һәм фотоларны «конкурска» дигән тамга белән habibrahmanov@rtro.ru электрон адресына яки Россия почтасы буенча җибәрергә кирәк: 420087 Казан, Гвардия урамы, 54 йорт, 1 нче к.
Эшләр агымдагы елның 5 декабренә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр 2020 елның 7 декабрендә ясалачак, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев