Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ел саен уздырыла торган “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясе онлайн рәвештә үткәрелә.

“Кызыл канәфер” акциясе Хәтер һәм Дан елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры китерелә

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ел саен уздырыла торган “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясе республикада онлайн рәвештә үткәрелә, “Буыннар хәтере” хәйрия фонды аның оештыручысы булып тора.

Акциянең максаты – истәлек значокларын онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм “Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм” шигаре астында волонтерлар оешмалары аша тормышка ашырыла.

Значоклар сатудан кергән барлык акча илебездәге ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән.

“Кызыл канәфер” значокларын гвоздика.рф сайтында, кибетләрдә, Россия Почтасы бүлекләрендә сатып алырга мөмкин. Чикләүләр алынганнан соң волонтерлар значокларны җәмәгать урыннарында, шулай ук Хәтер һәм Дан елы уңаеннан Россиядә игълан ителгән тантаналы чараларда таратачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев