Татарстанда кабат томан төшәчәк
Җәмгыять

Татарстанда кабат томан төшәчәк

10 сентябрь төнендә һава шартлары бозылачак.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 10 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Алдарак “Татар-информ” республикада җылы һава торышы бу атна уртасына кадәр сакланачак дип хәбәр иткән иде.

 

 


Нет комментариев