Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда халыкның 80 проценты цифрлы телевидениегә күчү көтелгәнен белә

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә торган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанның 14 октябрьдә цифрлы телевидениегә күчүе турында күп кеше белә. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә торган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Соңгы 11 айда сораштыруда катнашучыларның 80 проценты бу яңалык турында ишетүен белдергән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Сораштыруда барлыгы 166 мең кеше катнашкан. Аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнары халкы актив. Бу сораштыруның максаты - кешеләргә тиздән Татарстан цифрлы телевидениегә күчүен хәбәр итү.

Беренче чиратта, кешеләрнең бүгенге көндә нинди төр телевидение карауларын белешкәннәр - аналогмы, әллә цифрлы телетапшыруларнымы? Сораштыру күрсәткәнчә, 16,4 процент кеше телевизорны гади антенна ярдәмендә һәм бер өлеше әлегәчә «аналог» программаларны карый. Цифрлы форматка күчү өчен аларга телевизорларына DVB-Т2 форматындагы цифрлы приставка тоташтырырга кирәк. (Мондый приставка кибетләрдә, почта бүлекләрендә сатыла).

Моннан тыш, 57,7 процент кеше - кабель телевидениесе, 13,4 процент - спутник телевидениесе, 5,9 процент IP-TV каравын әйткән. Әлеге гражданнарга «цифрлы» телевидениегә күчү таләп ителми, чөнки алар тапшыруларны болай да цифрлы сыйфатта кабул итә.

Узган елның октябрендә сораштыруда катнашучыларның 19,3 проценты гына аналог телевидениесе өзеләчәге турында белгән булса, декабрьдә аларның саны 44,4 процентка кадәр арткан, ә агымдагы елның июль аенда 81,1 процентка җиткән.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-87-16 номеры буенча республика "кайнар линия"сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев