Республика территориясендә һава торышы антициклон йогынтысында формалаша.
(Тәтеш, 26 декабрь, "Тәтеш таңнары"). 26 декабрьдә, Татарстанда коры һәм уртача салкын һава булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык була.
Төнлә һава температурасы -14 градуска кадәр төшә, ә аязганда - 20 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак була.
Нет комментариев