Татарстанда кран аву нәтиҗәсендә кранчы хатын-кыз үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таннары"). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, «Төзелеш эшләре башкарган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, көчле җил 60 метрлы башнялы кранны аудару нәтиҗәсендә 48 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-07-2021/challyda-kran-avu-n-ti-send-kranchy-hatyn-kyz-lg-nn-n-so-inayat-eshe-kuzgatyldy-5829889
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев