Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Нурлат – Чуваш Тимерлеге юлының 27нче чакрымында килеп чыккан.
(Тәтеш, 27 ноябрь, Тәтеш таңнары). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада”ның куркынычсызлык каешын эләктермәгән йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"11.00 сәгатьтә Нурлат – Чуваш Тимерлеге юлының 27нче чакрымында зур тизлектә барган "Лада" машинасының 21 яшьлек йөртүче идарәне югалтып, машина юл кырыена төшеп киткән. Машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Машина йөрткән егет нык имгәнүләр алган, ашыгыч ярдәм машинасында аның гомере өзелгән.
“Татар-информ” Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175935/
Нет комментариев