Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда суд приставлары махсус операциядә катнашучыларга карата эшне туктата

17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон көне буе 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата башкарма эшчәнлекне туктата. Бу хакта Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте. Ул аны бүген контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «ВСЕ СВОИ» телемарафоны вакытында җиткерде.

«Әйе, әгәр бурычлы граждан махсус хәрби операциядә катнашса, аңа карата эш туктатыла. Моңа ике категория керми: балалар өчен алимент түләүләре һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплау. Хәзерге вакытта 12 меңнән артык эш туктатылган», – диде Альберт Ибәтуллин.

Эшне туктатып тору турында гариза бирүнең бүген берничә юлы бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 нче колл-үзәк эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sud-pristavlary-maxsus-operaciyada-katnasucylarga-karata-esne-tuktata-5877795

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МарафонВСЕСВОИ #СВО #ВСЕСВОИТМ