Татарстанда трассада авариядә сигез кеше имгәнгән
Трассада 15нче модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» (такси) машиналары капма-каршы бәрелешкән.
(Тәтеш, 2 май, "Тәтеш таңнары"). Трассада ике җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Һәлакәттә сигез кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авария бүген республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылы тирәсендә сәгать икеләр чамасында булган. Биредә 15нче модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» (такси) машиналары капма-каршы бәрелешкән. Бәрелешү бик каты булган, ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Машиналар җимерелеп, металл өеменә ошап калган.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә сигез кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, һәлакәт сәбәпләре ачыклана», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

шаһитлар фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев