Ир-ат һәлак булган урын коену өчен җайланмаган.
(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таннары"). Бүген көндез Яшел Үзәндә Гарин күлендә ир-ат батуы турында хәбәр килгән. Аны ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Чакыру буенча барган 2нче зона-коткару отряды водолазлары 33 яшьлек ир-ат мәетен алты метр тирәнлектә ярдан 15 метр ераклыкта табып алган. Мәетне ярга чыгарып, хокук сакчыларына тапшыралар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-ат һәлак булган урын коену өчен җайланмаган.
фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-07-2021/yashel-z-nd-k-ld-ir-at-batyp-lg-n-5830047
Нет комментариев