Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Марат Бариев: пандемия чигенгәч, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк
Төп канунга кертү өчен тәкъдим ителгән нигезләмәләрне парламент әгъзалары хуплады.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Марат Бариев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәк, дип белдергән.
“Төзәтмәләр кабул итәргә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч кимү белән, хокукый кырда үз урынын алсыннар өчен, төзәтмәтләр буенча эшне төгәлләү зарур”, – дигән ул.
Төп канунга кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне парламент әгъзалары хуплаган. Коронавирус пандемиясе фондында аларга төзәтмәләр кертүгә килгәндә, Марат Бариев килеп туган хәлне яхшылап тикшерергә кирәклеген ассызыклаган.
“Хокук бклгечләре һәм җәмгыять боларның барысына да анализ ясарга тиеш. Моннан тыш, коронавируска бәйле килеп чыккан хәл әлегә уңай якка үзгәрмәде, ул чәчәк ату чорын кичерә. Шуңа күрә ашыкмаска кирәк”, – дигән депутат.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев